Тавыш яздыру студиясе, репетиция базасы, музыка мәктәбе, прокат и обслуживание музыка коралларын алып тору һәм хезмәт күрсәтү. 2007 елдан алып профессионалларга, һәвәскәр төркемнәргә репетиция өчен бүлмә биреп тора. Студиядә EP, альбом (төрле жанрлар) яздырырга, цифрлаштырырга, аудиореставрация ясарга, реклама яздырырга, фильмнарны тәрьемә итәргә, тавышландырырга, кавер-төркемнәргә live ясарга, трекларны, җырларны, альбомнарны җыярга һәм аларга мастеринг ясарга мөмкин.
Әлеге тавыш яздыру студиясе төрле жанрдагы музыка иҗат итү өчен яраклашкан:
— high-end сыйфатлы җиһазлар
— дөнья брендларыннан микрофон һәм кораллар
— тавышны йота торган профессиональ система
Техник мөмкинлекләр югары булганлыктан, биредә төрле кызыклы тәҗрибәләрне чынга ашырырга һәм музыкаль төркемнәрне тулы составта яздырырга мөмкин.
Г. Камал ис. Татар дәүләт Академия театры Россиянең иң борынгы милли театры булып тора. 2019 елның 22 декабрендә аңа 113 яшь тула.
Театр ел саен 140 мең тамашачыны кабул итә. Аның репертуарында татар, рус, чит ил һәм заманча драматургия әсәрләреннән 25 куелыш бар. Театр Россия һәм чит илләрдә гастрольләрдә була, үзенә Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Литва, Латвия, Эстония, Германия, Финляндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбия, Испания, Кытай, Венгрия һәм башка ил тамашачыларын яраттыра.