Фотоотчеты

Фотоотчеты

    Спикеры и эксперты    

Дмитрий Булатов

(Калининград)

рәссам, science art һәм яңа медиа буенча проектлар оештыручы

Дмитрий Булатов

рәссам, science art һәм яңа медиа буенча проектлар оештыручы

Рәссам, science art һәм яңа медиа проектлары авторы. Хәзерге вакытта Дмитрий Дәүләт заманча сәнгать үзәгенең Балтыйк филиалы кураторы булып тора. Аның эшләре Davaj! Russian Art Now, Австриядәге Ars Electronica фестивале, «Гараж»дагы «Русские утопии» һәм 49 нчы, 50 нче Венеция биенналесе кебек халыкара проектларда катнаша. Дмитрий Булатов Wired журналы буенча 10 иң кызыклы организмнар авторлары исемлегенә керә (АКШ), Кече Букеров премиясе финалисты була һәм Prix Ars Electronica (Австрия) фестиваленең «Алтын Ника» бүләген алуда катнаша. Дмитрий Булатовның соңгы проектларының берсе — PERMM музеенең «Теренең яңа халәте» проекты.

Янина Пруденко

(Киев)

мәдәният белгече, медиасәнгать тарихчысы

Янина Пруденко

мәдәният белгече, медиасәнгать тарихчысы

Мәдәният белгече, Киевның М.П. Драгоманов исемендәге Милли педагогик университеты доценты, Украина медиасәнгатенең ачык архивы кураторы, украин һәм дөнья медиасәнгатенең тарихы һәм теориясе буенча мәкаләләр авторы. Хәзерге вакытта СССРдагы кибернетик сәнгатьне тикшерү белән шөгыльләнә.

Дмитрий Галкин

(Томск)

сәнгать һәм мәдәният теоретигы, заманча сәнгать белгече

Дмитрий Галкин

сәнгать һәм мәдәният теоретигы, заманча сәнгать белгече

Сәнгать һәм мәдәният белеме теоретигы, заманча сәнгать тикшеренүчесе һәм технологик сәнгать лабораториясенең белгече һәм сүзчесе. Дмитрий Галкин технологияләрне сәнгатьтә куллану мәсьәләләрен өйрәнә, хәзерге җәмгыятьтәге сәнгать үсешенең мәдәни-сәяси аспектын тикшерә. Төрле фәнни журналларда һәм җыентыкларда digital art мәдәнияте теориясенә һәм тарихына багышланган 50 дән артык хезмәт бастыра. Дмитрий Джордж Вашингтон, Берклидагы Калифорния (АКШ) һәм Ланкастер Университетларында (INTAS YSF, Бөекбритания) тикшеренү программалары буенча эшли. Хәзерге вакытта ул Томск дәүләт университетының Сәнгать һәм мәдәният институты профессоры һәм Дәүләт заманча сәнгать үзәгенең Себер филиалы кураторы булып тора.

Антонио Джеуза

(Мәскәү)

бәйсез куратор, тәнкыйтьче, медиаарт белгече

Антонио Мәскәү заманча сәнгать музеенда оештырылган «Россия видеоарты тарихы — Том 1» күргәзмәсенең авторы һәм «Россия видеоарты тарихы» проектының кураторы, ә 2005 елдан Art Digital фестиваленең даими кураторы булып тора. 2014 елны ул «Ударник»тагы Кандинский Премиясе номинантларының күргәзмәсен оештыра, аның сайлап алу комиссиясе әгъзасы була. Шулай ук Антонио TECHNE инновацион һәм технологик сәнгать платформасында да куратор вазыйфаларын башкара, А. Родченко ис. Мәктәптә «Россия видеоарты тарихы» һәм «Видеоарт тарихы һәм практикасы» курсларында белем бирә.

Дмитрий ::VTOL:: Морозов

(Мәскәү)

медиарәссам

Дмитрий ::VTOL:: Морозов

медиарәссам

Дмитрий Морозов ::vtol:: тәхәллүсе астында чыгыш ясый һәм Россия медиартының төп рәссамнарының берсе булып тора. Ул идеяләрен сәнгатьнең технологик жанрларында: робототехникада, тавыш һәм фәнни сәнгатьтә чынга ашыра. Эксперименталь музыка кораллары һәм модульле синтезаторлар ясый. Сәнгатьтә технологик тәҗрибәләрне куллануга багышланган остаханәләр һәм лекцияләр үткәрә. Дмитрий дүртенче Мәскәү заманча сәнгать биенналесендә, «Архстояние», «Яңа Медиа Төне», CTM/Transmediale (Германия) һәм ArsElectronica (Австрия) фестивальләрендә; заманча сәнгатьнең төп мәйданчыкларында: ДЗСҮ, МЗСМ, Манеж, Электромузей, Политехник Музей, «Гараж»; шул исәптән төрле халыкара күргәзмәләрдә һәм чит ил музейларында катнаша. Сергея Курехин премиясе лауреаты һәм Cube француз премия иясе булып тора.

Наталья Фукс

(Мәскәү)

сәнгать белгече, халыкара куратор, ARTYPICAL арт-практикасын нигезләүче

Наталья Фукс

сәнгать белгече, халыкара проектлар кураторы

Халыкара куратор, продюсер, яңа медиа, сәнгать белгече, хәзерге вакытта Red Bull Russia чарасының мәдәният директоры булып тора. Наталья Фукс Мәскәү Политехник музеенең кураторы, шул исәптән «РОСИЗО» составындагы Дәүләт заманча сәнгать үзәге дирекциясенең мультимедияле программалар секторы җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Аның җитәкчелегендә TECHNE инновацион һәм технологик сәнгать платформасы төзелә. 2017 елдан бирле Наталья  М.В. Ломоносов ис. Мәскәү Дәүләт Университетында медисәнгать тарихын укыта һәм Санкт-Петербург Информацион технологияләр, механика һәм оптика Университетында Art&Science курсларын алып бара. Натальяның соңгы халыкара проектларының берсе — ZKM Center for Art and Media алман үзәгендәге Open Codes технологик сәнгать күргәзмәсе (Петер Вайбель белән берлектә). Бу елны Наталья Фукс Barbican Centre үзәгендә киңәшче вазыйфаларын башкара (Лондон, Бөекбритания), һәм шул исәптән Санкт-Петербургтагы Gamma заманча музыка һәм мәдәният фестивале кысаларында узган GAMMA_PRO халыкара һөнәри форумының кураторы булып тора.

Алексей Шульгин

(Мәскәү)

рәссам, 386DX проекты музыканты, «Электромузей» кураторы

Алексей Шульгин «Чит фотографияләр» проектын һәм «Hot Pictures» электрон фотогалереясен булдыра, «Турыдан-туры фотография» төркемен һәм Moscow WWWArt Centre проектын нигезли. Алексей Заманча фотосәнгать лабораториясенең «Берләшкән Сәнгать Остаханәләре» проектында  укыта. 2004 елдан «Электробутик» галересенең милектәше булып тора һәм 2007 елдан Родченко ис. Мәскәү фотография һәм мультимедиа мәктәбендә белем бирә.

Питер Кирн

(Берлин)

аудиовизуаль рәссам, композитор, журналист, CDM проектын нигезләүче

Питер Кирн

аудиовизуаль рәссам, композитор, журналист, CDM проектын нигезләүче

Питер Кирн — аудиовизуаль рәссам, язучы һәм CDM проекты авторы. Әлеге проект нинди технологияләр булганын аңлата, рәссамнарга төрле аудиовизуаль әсәрләр язарга ярдәм итә. Питер MeeBlip синтезаторын ясауда катнаша һәм ел саен Берлинның CTM фестивалендә   MusicMakers HackLab нуздыра. Питер Кирн татар җиренә аяк басканчы, аның эшләре белән pkirn.com сайтында танышырга киңәш итәбез.

Дарья Пархоменко

(Мәскәү)

куратор, Laboratoria Art&Science Foundation директоры

Дарья Пархоменко

куратор, основатель Laboratoria Art&Science Foundation

Дарья – Laboratoria Art&Science Space кураторы, директоры һәм сәнгать җитәкчесе, Л.Я. Карпов ис. Физика-химия институтының «Инновацион фәнни-сәнгати тикшеренүләр» лабораториясе мөдире. Заманча сәнгать һәм фән кисешен өйрәнә. 2006 елны М.В. Ломоносов ис. Мәскәү Дәүләт Университетының социологик факультетын тәмамлый. 2007 елны «Science Art»ны дөньяның актуаль сәнгатенә кертү мәсьәләләре һәм перспективалары» (Manchester University) темасына диссертация яклый. Рәссамнар һәм галимнәрне берләштерүнең төрле модельләрен эзли һәм аларны гамәли чынга ашыра. 2008 елны Laboratoria дигән эксперименталь фәнни-сәнгати лаборатория булдыра; ул сәнгать, фән һәм җәмгыять арасындагы яңа төр мөнәсәбәт урнаштыру, шул исәптән үзендә күргәзмә, бәхәс һәм белем бирү проектларын берләштергән яңа фәнара платформалар тудыру белән шөгыльләнә.

3 декабрь 18:00

Дмитрий Булатов

Лекция:«Кешедән соң сәнгать»
Хәзерге рәссамнар фәнгә һәм технологик коралларга — робототехника, информацион технологияләр һәм биомедицинага нинди максат белән мөрәҗәгать итә? Сәнгать төшенчәсенә нинди яңалык кертә? Лекция шул сорауларга җавап бирүгә багышланачак.

Моннан тыш лекциядә:
— сәнгатьнең үзәктә кеше булмаган яңа киңлекләре
— яңа технологик сәнгатьнең әзер эш концепция-форматларының булу-булмавы
— сәнгать, фән һәм технология кисешендә яңа тәнкыйди эзләнүләр чыганагы мәсьәләләре күтәреләчәк

Сүзче турында:
Дмитрий Булатов — рәссам, сәнгать теоретигы, art&science һәм яңа медиа буенча күргәзмә һәм проектлар авторы.
Стадион «Казань Арена» — конференц-зал
Событие завершено
3 декабрь 19:30

Дмитрий Галкин

Лекция: «Вакытка бүленгән хаос: технологик сәнгать тәҗрибәләре»
Гадәттә, сәнгатьне махсус киңлектәге махсус объект — мәңгелек бәрабәренә вакыт белән көрәшүче тәмамланган әсәр буларак күзаллыйлар. Технологик сәнгать исә реаль вакыт һәм (ярым)ачык процесслар белән эш итә, хаос һәм таркалу чикләре белән уйный.

Лекциядә түбәндәге сорауларга:
— югалу сәнгатен ничек укырга һәм аңларга?
— сәнгать гыйбарәсенә «төрелгән» мәгънә һәм кыйммәтләр асылы нидән гыйбарәт?
— нигә хаостан бар ителгән һәм вакытка бүленгән күрәзәчелек төсендәге сәнгать шулкадәр үзенә җәлеп итә? кебекләргә җавап биреләчәк.

Сүзче турында:
Дмитрий Галкин — сәнгать һәм мәдәният теоретигы, заманча сәнгать белгече, цифрлы мәдәният теориясе һәм тарихы буенча мәкаләләр, шул исәптән «Цифрлы мәдәният: ясалма тормыш офыклары» монографиясе авторы.
Стадион «Казань Арена» — конференц-зал
Событие завершено
4 декабрь 19:00

Дмитрий ::VTOL:: Морозов

Public talk
Тасвирлама:
public talk форматындагы очрашу — заманыбызның иң актуаль медиарәссамы белән күрешүнең, аңа сораулар бирүнең һәм аның рәссам юлын белүнең сирәк мөмкинлеге.

Сүзче турында:
::vtol:: — ул дисциплинаара рәссам Дмитрий Морозовның тәхәллүсе; Дмитрий art&science мәйданчыгында перформанс, инсталляция һәм тавыш сәнгатен берләштергән роботлашкан инсталляцияләр, гибрид проектлар әзерли.

Аның эшләре Дәүләт заманча сәнгать институты, Мәскәү заманча сәнгать институты, Дәүләт Третьяков галереясе (Мәскәү), Laboratoria Art&Science Space Foundation (Мәскәү), Laznia Center for Contemporary Arts (Гданьск), ZKM Zentrum (Карлсруэ), Kapelica gallery (Любляна) кебек урыннарда тәкъдим ителә.

Дмитрий Морозов 4 нче Мәскәү заманча сәнгать биенналесе, SIGGRAPH 2016 (Анахайм), Ars Electronica (Линц), Future Everything (Манчестер) һәм CTM (Берлин) кебек фестиваль һәм биенналеләрдә катнаша. Сергея Курехин премиясе лауреаты (Россия, 2013) һәм Cube француз премия иясе (Франция, 2014) булып тора. Шулай ук аның эшләре VIDA 16.0 (Испания, 2014) һәм Prix Ars Electronica (Австрия, 2015, 2017) фестивальләрендә лаеклы проектлар буларак искәртелә.
Стадион «Казань Арена» — конференц-зал
Событие завершено
5 декабрь 18:00

Антонио Джеуза

Лекция: «Цифрлы формат дәверендә сәнгать әсәрләре»
Антонио Джеуза үзенең лекциясендә цифрлы технологияләр тәэсирендә үсеш кичергән заманча сәнгать, яңа медиа үзенчәлекләре һәм аның визуаль иҗатның башка традицион формалары белән уртак яклары турында сөйлиячәк.

Лекциядә:
— цифрлы сәнгатьнең үсеше һәм тарихы;
— танылган рәссамнарның иҗаты;
— заманча сәнгать буенча теоретик эзләнүләр яктыртылачак.

Сүзче турында:
Антонио Джеуза — бәйсез куратор, тәнкыйтьче, медиаарт белгече, «Россия видеоарты тарихы» китабы авторы (әлеге китап Россия видеосын сәнгать тәҗрибәсе буларак карауга багышлана һәм аның 1980 еллар уртасында барлыкка килүеннән 10 елга якын вакыттан соң институт төсен алуга кадәрге тарихын колачлый).
Стадион «Казань Арена» — конференц-зал
Событие завершено
5 декабрь 19:30

Дарья Пархоменко

Лекция: «Хезмәттәшлек сәнгате: яңа AI чынбарлыгында мөмкинлекләр киңәюе»
Лекциядә Россиянең һәм чит илнең фән-сәнгать хезмәттәшлеге тәҗрибәсе, 1960 нчы еллардан башлап бүгенге көнгә кадәрге технологияләрне гуманлаштыру процессында рәссам вазыйфалары яктыртылачак. Шулай ук сүз Laboratoria Art&Science лабораториясенең дисциплинаара science art проектлар җитештерү тәҗрибәсе, фән-сәнгать хезмәттәшлеге ысуллары белән платформалары һәм Daemons in the machine проекты (үз аңы һәм ихтыяры булган ясалма интеллект белән автоном машиналар тулы киләчәкне яктырткан күргәзмә) турында барачак.

Лекция:
— хезмәттәшлек шартларын ничек булдырырга?
— рәссам һәм галим булуның кызыгы нәрсәдә?
— бу эштә куратор нинди вазыйфа башкара? кебек сорауларга багышланачак.

Сүзче турында:
Дарья Пархоменко — куратор, Laboratoria Art&Science Foundation директоры һәм сәнгать җитәкчесе.
Стадион «Казань Арена» — конференц-зал
Событие завершено
6 декабрь 19:00

Питер Кирн

Лекция: «Архитектура һәм космос: иммерсив гөмбәз тарихы һәм заманча технологияләр»
Тасвирлама:
Питер һәрвакыт космос темасына бәйләнгән гөмбәзләрнең мәдәни, тарихи һәм фәнни мәгънәләрен ачачак. Борынгы храмнар, чиркәүләр һәм заманча планетарийлар — космик гөмбәзнең аудиовизуаль башкарылышының ачык мисалы. Әлеге уртак сыйфатлар борынгыдан ук искәртелә, ләкин архитектлара белән космос модельләре арасындагы бәйләнеш XX һәм XXI гасыр концепцияләрендә генә ачык төс ала башлый.

Лекция борынгы образларның хәзерге архитектурада чагылышы, рәссам куллана алган заманча технологияләр һәм иммерсив гөмбәзнең мәдәният белән фән синтезының мөһим объектына әйләнергә мөмкинлеге турында сөйлиячәк.

Сүзче турында:
Питер Кирн — аудиовизуаль рәссам, журналист һәм инженер, CDM проектына (рәссамнарга аудиовизуаль әсәрләр тудырырга ярдәм итә торган инглиз телле сайтка) нигез салучы.
Стадион «Казань Арена» — конференц-зал
Событие завершено
7 декабрь 18:00

Алексей Шульгин

Лекция: «Иҗатка монополиянең юкка чыгып баруы»
Тасвирлама:
Алексей Шульгин үзенең лекциясендә кемнең, ничек һәм нинди максат белән сәнгать чикләрен билгеләве турында сөйлиячәк, креатив файдалануның яңа төр иҗат эшчәнлеге булып саналамы-юкмы соравын күтәрәчәк һәм заманча сәнгатьнең вазыйфаларын санап китәчәк.

Моннан тыш:
— интернет һәм цифрлы коралларның сәнгать мәгънәсенә тәэсире;
— соңгы ике дистә елда рәссамның җәмгыятьтәге урыны;
— заманча сәнгатьнең социаль вазыйфалары һәм мәдәниятне бар итүнең яңа ысуллары кебек темалар кузгатылачак.

Сүзче турында:
Алексей Шульгин — рәссам, 386DX проекты музыканты, «Электромузей» кураторы.
Стадион «Казань Арена» — конференц-зал
Событие завершено
7 декабрь 19:30

Янина Пруденко

Лекция: «Ясалма интеллект белән мөнәсәбәтләр этикасы һәм хәзерге сәнгатьтә морфологик иреклелек мәсьәләсе»
Тасвирлама:
Янина Пруденко алдынгы технологияләрнең һәм үсеш кичергән фәннең кешелек дөньясына тигезлек, тынычлык һәм экологик гармониягә ирешүдә ярдәм итмәве, ә киресенчә, еш кына боларга каршы килүе турында сөйлиячәк.

Лекциядә без технологияләр белән интеграциягә әзерме, гомумән, андый киләчәк мөмкинме кебек сорауларга җавап биреләчәк, өстәвенә XX-XXI гасыр язучыларының һәм рәссамнарының бу темаларга багышланган әсәрләре кузгатылачак: аларның идеяләре безне киләчәк өчен әзерләргә тиеш иде, ләкин бу хакта да шулаймы?

Сүзче турында:
Янина Пруденко (Киев) — фәлсәфә фәннәре кандидаты, Тарас Шевченко ис. Киев милли университетының сәнгать тарихы кафедрасы доценты. Украина медиасәнгате һәм медиаарт теориясе буенча күпсанлы мәкаләләр һәм лекцияләр авторы.
Стадион «Казань Арена» — конференц-зал
Событие завершено
8 декабрь 18:00

Наталья Фукс

Лекция: «Медиа буларак яктылык: тарихи күзәтү»
Тасвирлама:
рәссамнар сәнгать һәм мәдәният тарихы үсешенең һәр баскычында яктылык һәм аның табигате темасына мөрәҗәгать итә, аның белән эш итү үзенчәлекләре турында уйлана. Ләкин медиа буларак яктылык йөз ел элек кенә карала башлый. ХХ гасырның беренче яртысында, технологияләр һәм фән югары үсеш кичергән дәвердә, рәссамнар ясалма яктылыкның визуаль эффекты һәм аны кабул итү үзенчәлекләре белән тәҗрибәләр ясый башлый. Яктылык, фән һәм технологияләрнең авангард кушылмасы тарихын — 1960 нчы еллардан безнең көннәргә кадәр вакытын — сәнгать белгече, халыкара куратор һәм ARTYPICAL арт-практикасына нигез салучы Наталья Фукс сөйлиячәк.

Сүзче турында:
Наталья Фукс — яңа медиа һәм мәдәният өлкәсен идарә итү белгече (MA Media Art Histories, Danube University, Austria / MA Cultural Management, University of Manchester, UK).
Стадион «Казань Арена» — конференц-зал
Событие завершено

ОЕШТЫРУЧЫЛАР
Партнерлар