Программа турында

TAT CULT программасы — ул заманча татар мәдәниятен үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү буенча махсус чаралар һәм проектлар комплексы

TAT CULT максаты — татар сәнгатен яңа сыйфатлы һәм конкуренциягә сәләтле дәрәҗәгә, ә татар телен халыкара мәйданга чыгару.

TAT CULT программасы үзендә төрле сәнгать төрләрен — музыка һәм әдәбиятны, сынлы, кулланма һәм сәхнә сәнгате төрләрен, медиаарт, мода һәм гастрономияне берләштерә. Моннан тыш TAT CULT профессиональ комьюнити һәм артист белән аудитория арасында диалог булдыруны күз уңында тота.

TAT CULT бренды үткәргән чара һәм проектлар түбәндәгеләрне үзмаксат итә:

— Иҗат базарын үстерү һәм ныкландыру, шул исәптән аны республиканың экономик системасына кертү.
— Шәһәрнең мөһим чарасы булудан тыш, республиканың географик образына әйләнергә сәләтле зур мәдәният брендын тудыру.
— Татарстанның алдынгы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен тулы бер берләшмәгә әйләндерү.
— Илнең төрле катлам кешеләрен регионның мәдәни тормышы белән кызыксындыру, хәзерге яшьләргә юнәлеш бирү.
— Яңа, конкуренциягә сәләтле продуктлар булдыру максаты белән төрле субмәдәниятләр мөмкинлекләрен берләштерү.