ЧАРА ТУРЫНДА
29 август көнне «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә һәм «Угол» иҗат лабораториясендә көн дәвамында мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать белгечләренең белем бирү лекцияләре һәм остаханәләре үтәчәк. Әлеге чарада крауд-продюсер һәм Planeta.ru махсус проектлар менеджеры Лиля Сабирова, Colta басмасының Музыка бүлеге мөхәррире Денис Бояринов, хореограф һәм «Алтын битлек» премиясе иясе Нүрбәк Батулла һәм башкалар катнашачак.



Фотоотчеты




«Штаб» КИР
Татарстан ур., 20

Күпфункцияле пространство шәһәр һәм республика кешеләренең иҗади потенциалын үстерүгә хезмәт итә. Монда шәһәр дәрәҗәсендәге чаралар да, халыкара вакыйгалар да үтә. Резиденция мәйданчыкларында һәрдаим конференцияләр, күргәзмәләр, мода күрсәтүләр, креатив индустрия вәкилләренең лекцияләре һәм остаханәләр оештырыла.
ПРОГРАММА
17:00
Алсу Госманова, Enter
Лекция: «Татарча стритвир һәм Сабантуй тарихы: Татар мәдәнияте турында бүген ничек язарга»
Тасвирлама: «Штаб»тагы белем бирү сессиясе Enter интернет-журналы вәкиле Алсу Госмановадан башланачак (журналист бүгенге көндә татар мәдәнияте турында язуның серләрен ачачак) һәм фестиваль кино үзенчәлегенә төшенү белән тәмамланачак.
Урыны: «Штаб» лекторие
18:00
Лиля Сабирова, Planeta.ru
Ябык воркшоп: «Локаль проектларга краудфандинг ярдәмендә керемнәрне ничек җәлеп итәргә?»
Тасвирлама: Крауд-продюссер, Зуля Камалова крауд-кампаниясе авторы Лиля Сабирова платформа сайлау критерийлары, уңышлы алып бару стратегиясе һәм Planeta.ru Россиянең әйдәп баручы краудфандинг платформасында беррәттән ничә телне куллану мөмкинлеге турында сөйлиячәк.
Урыны: «Штаб» киңәшмә залы
18:30
Денис Бояринов, Colta
Лекция: «Үз самавырлар: Нигә Россия шәһәрләренә локаль музыкаль мәдәниятне үстерү кирәк»
Тасвирлама: Colta мөхәррире һәм RUSH инициативасы белгече Денис Бояринов башкала булмаган шәһәрләрнең эчке потенциалы — милли һәм глобаль музыкаль феноменнар булдыру сәләте турында сөйли. Актуаль сорауларга әзер җаваплар — кем өчен һәм нәрсә иҗат итәргә кирәк һәм моның файдасы нидән гыйбарәт.
Урыны: «Штаб» лекторие
20:00
Әдилә Хәйбуллина, «Кино вакыты»
Дискуссион лекция: «Фестиваль кино традицияләре һәм трендлары»
Тасвирлама: Лекция фестиваль кино трендларына һәм яшь кино нәрсә белән яши, нинди трацияләрдән үсеп чыга һәм нәрсәдән баш тарта темаларына әңгәмә коруга багышланачак. Лекциядән соң түбәндәге фильмнар күрсәтеләчәк:

«Еф», реж. Николай Сидоров-Французов, 27 мин (Татьяна Буланова катнашында)
Әлеге тарих җәй тәмамлану белән тагы бер Яшьлекнең бетүе турында сөйли. Авыл егете Серега дөньяга Татьяна Буланова плакатындагы тишек аша карый. Шәһәр кызы Настяга дөньяга карарга кирәк кенә әле. Серега Пашка, Җирән Машка белән Настяны «Ёф» дип аталган яшьлеге буенча сәяхәт итәргә алып китә. Аннан чыгу бик кыен, ул 90 нчы еллар җыры кебек – ул беркайчан да онытылмый, туктамый.

«Рус үлеме», реж. Владимир Мирзоев, 30 минут (төп рольдә: Евгений Цыганов)
Валя Венециядә яшәргә хыяллана, Мәскәүдәге фатирын сата да күченә. Сеңлесе Надежда үзе генә дачада кала. Берничә елдан, Венециядән күңеле китеп, Валя әйләнеп кайта. Хәзер апалы-сеңелле кызлар «чеховча» мезонинлы йортта яши, бу – икәү бергә булып та ялгыз калу. Алар үткән һәм киләчәк арасында яши. Капкалар артында – куркыта һәм аңлашылмый торган көндәлек тормыш, аңа «һәр тапкыр Одиссеягә кергән кебек чыгасың». Бервакыт йортка Алексей – зыялы йөзле олы яшьтәге ир-ат килә. Надя аны үзенеке итә, ләкин Валентина да аны ошата. Классик мәхәббәт өчпочмагымы бу? Юк, кызларның Алексейга үз планнары.

«Төтен», реж. Иван Плечев (ВКСР), 23 мин (Скриптонит музыкасы белән)
Әти һәм аның улы тарихы. Алар бер-берсеннән бик күп сер саклый. Ләкин тиздән алар беленәчәк.
Урыны: «Штаб» лекторие



ЮЛ СХЕМАСЫ
Творческое пространство "Маяковский"
ул. Маяковского, 24а

«Желтая кофта» клубы дип танылган әлеге урында төрле лекцияләр, белгечләр белән очрашулар, иҗат кичләре, концертлар, остаханәләр һәм башка чаралар уза. Яңартылган «Маяковский» — ул төрле концепциядәге вакыйгалар форматына трансформацияләнә торган территория.
ПРОГРАММА
14:00-17:00
(бер сәгать ял итү)
Нүрбәк Батулла
«Чиксезлек» тренингы
Тасвирлама: «Чиксезлек» тренингы — ул беррәттән йога, семинар, фитнес, уен һәм импровизация, ләкин күпчелеге белән — ул акыл һәм тән арасындагы чикләрне җуярга һәм бию аша эчке тавышыңны ишетергә тырышу.

Тренинг авторы турында: Нүрбәк Батулла, «Әлиф» хореографик спектаклендәге төп роль өчен «Алтын битлек 2018» премиясе иясе, «MY NURIEV» моноспектакле авторы, TEDх Kazan концеренциясеканашучысы, Импро-драма (импровизацион театр) рус-алман театраль проекты катнашучысы.
17:30
AYGYUL
Мастер-класс «Музыкаль белемнән башка музыка язу» остаханәсе
Тасвирлама: Классик музыкаль белем алмыйча, музыка язу, бу эшкә тәвәккәлләү серләре. Лайфхаклар, плагиннар, кораллар һәм программалар.

AYGUYL турында: Казанда туып, Австриядә торучы Айгөл музыка белән күптәннән шөгыльләнә: булачак Вена композиторы мәктәптә үк флейтада уйнарга һәм бельканто җырларга өйрәнә, киләчәктә тагы биш инструментны, шул исәптән музыкаль һәм видео-продакшнны үзләштерә.
2011 нче елны Айгөл лайв-лупинг белән экспериментлар ясый һәм дөньяның биш иң яхшы битбоксер исемлегенә керә. 2015 нче елгы Дөнья чемпионаты ачылышында аны 198 ил күрә. Хәзерге көндә Айгөл Европада концертлар бирә һәм дебют альбомын әзерли.

Катнашучылар саны чикләнгән.



Партнерлар